Казанда “Корстон”ның икенче чираты ачылды

2013 елның 5 июле, җомга

Яңа бинаның 25 нче катындагы «Extra Lounge» ресторанында үткәрелгән ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, “Корстон” компанияләр төркеме президенты Анатолий Кузнецов, “Корстон-Казань” ҖЧҖ генераль директоры Рәис Мөбәрәкҗанов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволарыннан вәкилләр катнашты.

“Корстон-Казань” компексының икенче чираттагын төзү эшләре 2012 елның мартында башланды. Яңа бинада 9 мең кв. метрда урнашкан “А” класслы офислары булган заманча бизнес-үзәк, 50 дән 150гә  кадәр кеше сыя алырлык 8 заллы конгресс-үзәк, “4 йолдыз” категорияле кунакханә номерлары һәм 200 кешегә исәпләнелгән панорамалы ресторан ( 25 нче катта). Комплексның икенче чиратына салынган капиталның күләме якынча 45 млн. АКШ доллары тәшкил ите.

Анатолий Кузнецов, бүгенге тантана кунаклары һәм катнашучылары алдында чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, бирелгән ышаныч өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. “ Мин илнең өчтән ике өлешен йөреп чыктым,башка бернинди регионда да инвесторларга карата мондый мөнәсәбәт юк, - дип билгеләп китте ул. – Татарстанда ул – ике якка да хәрәкәт итә торган юл”.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, “Корстон”ның икенче чираты – бик тиз төзелгән объектларның берсе. Рөстәм Миңнеханов искәртеп киткәнчә, “Корстон” Казанда инде 6 ел эшли, бу күренеш башкала һәм, гомумән, республика өчен зур байлык. Чөнки халыкара дәрәҗәдәге төрле чаралар нәкъ монда үткәрелә. Аерым алганда, хәзерге вакытта “Корстон” ГТРК территориясендә Универсиада штабы урнашты, һәм бу күренеш монда эшләгән кешеләр зур ышанычка ия  булулары турында сөйли”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты, шулай ук, “Корстон” командасына, төзүчеләргә, проектчыларга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм “Корстон” компанияләр төркеме президенты Анатолий Кузнецов, “Корстон-Казань” ҖЧҖ генераль директоры Рәис Мөбәрәкҗановка ТР Президентының рәхмәт хатын тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты пресс-хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International