3 июль көненә Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 3млрд. 497 млн. сумны тәшкил итте

2013 елның 5 июле, җомга

Татарстан Республикасында, 3 июль көненә, күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 3млрд. 497 млн. сум, әлеге сан еллык лимитның 74% тәшкил итә. 2013 ел программасы билгеләгән, республиканың 41 муниципаль районында урнашкан, 823 йортның 821 күп фатирлы йортында ремонт эшләре бара. Бу турыда бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Хөкүмәт Йортында үткәрелгән республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, әлеге чара барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында, шулай ук интернет челтәрендә (www.prav.tatarstan.ru) on-line режимында трансляцияләнде. Гомуми белем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлауның 2013 елгы программасы буенча, 2013 елгы программага кертелгән  барлык 167 гомуми белем бирү мәктәбе дә тикшерелгән, 165 объект буенча мәгълүматлар ГИСУга тапшырылган. Шулай итеп түбәндәге төр эшләр бара: түбә ябу – 138 мәктәптә ( 43ендә тәмамланган); тәрәзә алыштыру – 138 мәктәптә (55ендә тәмамланган); керү төркемнәрен урнаштыру – 69 мәктәптә ( 7сендә тәмамланган); эчке ишекләрне алыштыру – 87 мәктәптә ( 15ендә тәмамланган); санузеллар алыштыру – 110 мәктәптә (12сендә тәмамланган); эчке челтәрләр алыштыру – 129 мәктәптә ( 6сында тәмамланган); фасадларны төзекләндерү – 39 мәктәптә ( 6сында тәмамланган); отмосткалар төзү – 40 мәктәптә ( 24ендә тәмамланган; бизәү эшләрен башкару ( коррекцион мәктәпләрдә каралган) – 5 мәктәптә. Капиталь ремонт буенча эшләр бер мәктәптә генә башланмаган. Тулырак мәгълүмат пресс-реализда карагыз. Киңәшмә барышында Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, «Kazan-Арена» стадионын тәртипкә китерү өчен, республиканың муниципаль районнарыннан Казанга 1300 кеше җибәрелде, әлеге стадионда иртәгә XXVII Бөтендөнья җәйге студент уеннарының ачылу тантанасы булачак. ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы һәм Татарстан Президенты 2013 елгы Универсиаданың төп объекты булган футбол стадионын әзерләүдә ярдәм күрсәткән өчен муниципаль район башлыкларына һәм халыкка рәхмәт сүзләре җиткерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, әлеге стадион проектчылар һәм төзүчеләрнең хезмәт җимеше булуга карамастан, аны 2013 елгы җәйге Уеннарга төзү һәм әзерләүдә муниципаль районнар да зур көч куйды. “Минем уйлавымча, стадион шәһәребезнең  байлыгы булачак”, - диде Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International