Түбән Камада торак фондны каиталь ремонтлау буена эшләр дәвам итә. Бүгенге көндә 92 объектта эшләр дәвам ителә. 13 күп фатирлы йортта (Тынычлык 64, Шинников 48, Менделеев 1а, Юбилейный 7, 9, 18, 17, Яшьлек 21б, Химиклар 36б, Гагарин 1а, 4, Вахитов 17) эшләр тулысынча тәмамланган. Калган йортлардагы эшләрнең 75проценты үтәлгән. Исегезгә төшереп үтәбез, Түбән Кама муниципаль районында, бу елны, 105 күп фатирлы йортны тәртипкә китерү планлаштырыла. Капиталь ремонт ясаганда кирәк булган беренче чираттагы эшләр исемлегенә фасадларны, түбәне ремонтлау, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү торбаларын, электр эткәргечләрен алыштыру кертелгән. Программада каралганча, лифт җиһазларын алыштыру һәм модернизацияләү өчен бирелгән чараларның гомуми суммасы 183,1 млн. сум, әлеге сан программадагы гомуми сумма 467,45 млн .ның 39,2%ын тәшкил итә. Күп кенә йортларда искергән лифтлар алыштырыла. Бүгенге көндә лифт алыштыру һәм модернизацияләү буенча эшләр 36 торак йортта башкарыла. Барлыгы 100 дән артык лифт алыштырылачак һәм модернизацияләнәчәк.