Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда, Бөтендөнья бадминтон федерациясе президенты Пол-Эрик Хейер һәм Россия бадминтон Федерациясе президенты Сергей Шахрай белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында үткән киңәшмәдә, шулай ук, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы бадминтон Федерациясенең күзәтү советы рәисе, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов катнашты.
Пол-Эрик Хейер һәм Сергей Шахрай Казанга Бөтендөнья җәйге Универсиада үткәрү кысаларында килгәннәр. Студент Уеннарында бадминтон буенча ярышлар 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Бүгенге очрашу барышында, һәр ике як та бадминтонның Татарстанда һәм Россиядәге торышы һәм әлеге спорт төренең үсеш перспективалары турында сөйләштеләр. Аерым алганда, фикер алышуда әйтелгән проектларның берсе булып, Казанда бадминтон Үзәге төзү торды.