Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Иннополис” проектын тормышка ашыру соравы буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.
Әлеге чара ТР Хөкүмәт Йортында үтте, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе (БИТИ), “Казанский Гипронииавиапром” ЯАҖ, “ПСО Казань” ҖЧҖ һәм башка оешмалардан вәкилләр катнашты.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов проект кысаларында эшләнгән эшләр турындагы кыскача доклад белән чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, проектның беренче җибәрү комплексы объектлары буенча эшләр эшләнүен хәбәр итте, ике блок буенча эшчәнлек алып барыла – “Иннополис” үзенчәлекле икътисади зона һәм “Иннополис” ААҖ.
Иң беренче объект булып, төп технопарк бинасы булачак. Әлеге технопарк гомуми мәйданы 130 мең кв. метр булган дүрт биналы комплекстан тора. Якынча 40 мең кв. метр мәйданлы, биеклеге 7 кат озынлыгындагы түгәрәк бина беренче объект булып торачак.
Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, беренче җибәрү комплексы объектларының барысын да проектлау эше тәмамланган.
Аннан соң ул Иннополис Университетының укыту корпусын төзү проекты турындагы мәгълүматны тәкъдим итте.
Киңәшмәдә, шулай ук, “Иннополис” инновацион шәһәр-спутникта яшәячәк кешеләр өчен күп катлы торак һәм социаль инфраструктура төзү, компанияләр (инвесторлар) чаралары хисабына коммерцияле торак төзү сораулары тикшерелде.
Рөстәм Миңнеханов чарада каташучыларга, барлык объектларны да инженерлы инфраструктура ( субүлгеч, газ белән ); территориянең төзелеше һәм киләчәк үсеше өчен кирәк булган чараларны исәпкә алып, автоюл инфраструктурасы белән тәэмин итү сорауларын төркемләргә һәм алар буенча эшләргә кушты.
“Иннополис” проектын һәм проект кысаларындагы капиталь төзелеш объектларын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмәләр атна саен үткәрелер дип фаразлана.
Роман Шәйхетдинов, шулай ук, “Иннополис” инновацион шәһәр-спутнигының төп урамын Университет урамы дип атау тәкъдиме булуын әйтте. Татарстан Президенты әлеге исемне хуплады.