Универсиада үткәрү көннәрендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү өчен министрлык базасында оператив-техник штаб төзелде

2013 елның 9 июле, сишәмбе

09.07.2013 елны 13 сәгать 29 минутта, Россия Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы Төп идарәсенең Татарстан Республикасы буенча вәкиллеге кизү торучысыннан, Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик хәлнең начараюы, яшен, давыллы җил, көчле яңгыр көтелүе турында Кисәтү кабул ителде.

 Универсиада үткәрү көннәрендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү өчен министрлык базасында, министр И.Э. Фәйзуллин җитәкчелегендәге оператив-техник штаб төзелде, әлеге штаб Универсиада объектларын төзегән төзелеш оешма-подрядчылары вәкилләре, дәүләт төзелеш надзоры Инспекциясе белгечләре, эксплуатацияләүче оешма җитәкчеләре, ГИСУ вәкилләре, министрлык хезмәткәрләре һәм башка оешмалардагы вәкилләрдән формалашан.

Кисәтүне алганнан соң, кирәкле булган барлык хезмәтләрне дә мобилизацияләү планы эшләнелде. Су керү турындагы хәбәр таралган Халыкара мәгълүмат үзәге, гимнастика Үзәге кебек эре объектларга, министр урынбасарлары җитәкчелегендәге штаб китте. Объектлардагы зыян күргән зоналар тикшерелде, инженерлы системалар тикшерелде, ликвидацияләү эшләре башланды. Барлык очракларда да, су керүнең сәбәбе булып, давыллы җилле кыйгач яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәрнең артык күп булуы торган.

09.07.2013 елның 22.00 сәгате торышына, гимнастика Үзәгендәге су аккан урыннардагы асылмалы түшәмнәрне алыштыру буенча эшләр тәмамланган, тоташкан урыннарны герметиклаштыру эшләре бара. Әлеге эшләр субподрядчы оешма “Техстрой” ҖЧҖнең ( генподрядчы “ПСО-Казань” ҖЧҖ)  12 эшчесе көчләре белән эшләнелә.  Халыкара мәгълүмат үзәгендә,  09.07.2013 елның 22.00 сәгате торышына, су аккан урыннар туктатылган, генподрядчы “Казаньцентрстрой” ААҖ тарафыннан 40 түшәм касетасы алыштырылган, су аккан урыннардагы су агу канализация системасының тоташкан урыннары өстәмә рәвештә герметиклаштырылган. Куруынычсызлык максатларыннан, су агу күзәтелгән биналарга электр энергиясе бирү  вакытлыча туктатылды. Гомумән алганда, объектны энергия белән тәэмин итү штатлы режимда башкарылды. Кешеләрне эвакуацияләү булмады.

Хәзерге вакытта су агу очракларының барысын да юкка чыгарылды, объектлар штатлы режимда эшли.

“Татарстан Республикасы гидрометеорология Идарәсе” ФГБУ мәгълүматлары буенча, иртәгә һава шартлары белән бәйле күренешләр үзгәрмәячәк, секундына 18-23 метр, ә кайбер урыннарда секундына 28 метр тизлеккә кадәр көчәючән җил белән яшеннәр, көчле яңгырлар көтелә.

Оператив-техник штаб үз эшен тәүлек буенча эшләү режимында дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International