Владимир Кудряшев КДАТУ студентларын Белем көне белән котлады

2022 елның 2 сентябре, җомга

Белем көненә багышланган тантаналы линейка Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында узды. Беренче курс студентларына сәламләү сүзе белән университет ректоры Рәшит Низамов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев мөрәҗәгать итте.

Линейка Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын күтәрү, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын, шулай ук студентлар гимнын башкару тантанасыннан башланды.

Владимир Кудряшев ассызыклаганча, профильле министрлык КДАТУ коллективы белән тыгыз хезмәттәшлек итә: бу фән дә, архитектура өлкәсендә иң заманча инновацион эшләнмәләрне, технологик, инженерлык эшләнмәләрен гамәлгә кертү дә, халыкара конкурсларда җиңү, региональ проектларда, «Безнең ишегалды» кебек иҗтимагый урыннарны үстерү программаларында катнашу да һәм башкалар.

“Чын күңелемнән сезне шушы күркәм бәйрәм — Белем көне белән котлыйм һәм үзегезгә күбрәк белем сеңдереп, соңыннан республикабыз, илебез иминлеге хакына бирүегезне телим”, — дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Аннары Рәшит Низамов беренче курс студентларына символик Белем ачкычы һәм студентлар билеты тапшырды.

Тагын бер әһәмиятле вакыйга «КДАТУ-КИСИ» дип язылган «Бәхет кирпече» ачылу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International