Татарстанда ягулык чорына 3 меңнән артык котельный әзерләнгән

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Муниципаль районнар «Торак фонды мониторингы» системасына керткән мәгълүматларга караганда, киләсе ягулык сезонына 3085 котельный әзерләнгән, бу 99% тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт объектлары өлкәсендәге социаль әһәмиятле объектлар буенча җылылык җибәрүгә әзерлек 100% ка якынлаша.

Бүгенге көндә 17 мең 683 күпфатирлы йортның 16 мең 616сы әзерлек паспортына ия, бу 94,0% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International