Нижгар өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Вячеслав Горев җитәкчелегендәге профильле ведомстволар вәкилләре бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында булды.
Визит төзелеш, шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатларында узды.
Очрашуда министр урынбасарлары Владимир Кудряшов, Илдус Насыйров һәм Илшат Гыймаев катнашты.
Очрашу вакытында генераль планнарны килештерү, җирдән файдалану һәм төзелеш буенча эшне оештыру мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, катнашучылар шәһәр төзелеше һәм объектларны инженерлык челтәрләренә тоташтыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.