Түбән Кама районы Түбән Чаллы авылында авыл мәдәният Йортын төзү эшләре ахырына якынлаша. Бүгенге көндә монда диварларны кирпеч белән төзү, түбә ябу, шулай ук тәрәзә һәм ишек блокларын урнаштыру эшләре тәмамланган. Диварларны штукатурлау һәм электр белән тәэмин итүче инженерлы челтәрләрне урнаштыруның 90 проценты эшләнгән.
Хәзер монда территорияне бизәү һәм төзекләндерү эшләре бара. Төзү-монтаж эшләрен вакытында тәмамларга планлаштыралар.
Әлеге клуб “Авыл клублары” республика максатчан программасы кысаларында эшләнелә. Программа буенча финанслауның суммасы 7,5 млн. сумны тәшкил итә.
Түбән Чаллы авылындагы мәдәният сарае подрядчы оешма “Технология” ҖЧҖ көче белән төзелә. Проектта каралганча, авыл мәдәният Йорты 100гә якын кеше сыйдыра алачак. Булачак мәдәният үзәгендә, концерт залыннан тыш, китапханәдә дә булачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа мәдәният йорты төзү, авыл өчен, күптән көтелгән вакыйга. Авылдагы бала-чага һәм олылар клуб ачылуны зарыгып көтәләр.
Исегезгә төшереп үтәбез, Елантово авылындагы мәдәният йортында башланган төзү эшләре дә дәвам ителә. 2012 елда Түбән Кама районындагы Благодатное авылында мәдәният Йорты төзелеп, файдалануга тапшырылды. Аны төзү өчен, республика бюджетыннан 10 млн. сум бүленеп бирелгән.