Укучыларның укуда һәм спортта ирешкән уңышлары, тәрбия эшенең әйбәт куелышы белән Иске Матак урта белем бирү мәктәбе районда гына түгел, республикада да дан тора. Мәктәп янындагы участок та соклану хисләре уята, ярдәмче хуҗалыкта 6 мөгезле эре терлек, 11 дуңгыз бар. 1 нче сентябрьдә мәктәпкә укырга 103 бала килүе көтелә. Мәктәп бинасы 1980-81 уку елы башында төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Шул вакыттан бирле мәктәптә зур ремонт булмаган. Әлеге бина мәктәп биналарын капиталь ремонтлау программасы шартларына тулысынча туры килә.
Мәктәптә кирәк булган бар әйбер дә бар – иркен коридорлар, тиешлечә яктыртылган кабинетлар, спорт залы. Ләкин еллар үзенекен итә, бина шактый искергән, булган күренешен югалткан. Шулай ук, хәзер укыту-тәрбия эшләре алдында бөтенләй икенче төрле таләпләр куела. Капиталь ремонт эшләрен бик вакытлы башладылар. Моның өчен 12 млн. 300 мең сум бүлеп бирелгән.
Мәктәпне капиталь ремонтлау эшенә төзүчеләр җәй башында керештеләр, бүгенге көндә планлаштырылган эшләрнең күбесе тәмамлану алдында тора. Әлеге объекттагы төп эшләрне Казанның “Строительство” ҖЧҖ башкара. Әлеге коллективның безнең районда эшләү тәҗрибәсе бар – үзәк район хастаханәсенең терапия бүлеге бинасын, район үзәге мәктәбен ремонтладылар, үзләрен югары квалификацияле төзүчеләр буларак күрсәттеләр.
-Мәктәбебез капиталь ремонт программасына кертелүенә без бик шатландык, әлбәттә, - диде директор урынбасары Нина Советникова. – Төзүчеләр үз эшләренә 18 майда керештеләр, шул вакыт эчендә әлеге бинаны танымаслык итеп үзгәрттеләр. Иске рамлы 74 тәрәзәне пластикка алыштырдылар.
Директор урынбасары сүзләренә караганда, яңа тәрәзәләрдә һава керү өчен микропоралар бар. Елның салкын вакытында, сыйныфларны җилләтү өчен форточкаларны ачу, укучыларга салкын тиюгә сәбәп булып тора иде. Ә яңа тәрәзәләрдә мондый кимчелек юк. Җылыта торган корыч батарейларны заманча алюминийдан ясалган – җиңел һәм эффективрак батарейлар алыштырды. Бинаның икенче катында санузел эшләделәр. Моңа кадәр алар ишегалдында иде.
-Берничә көннән гомуми эшнең 90 процентын тәмамлыйбыз һәм диварларны буяу эшенә керешәчәкбез. Август башына кадәр барлык эшләрне дә эшләп бетерергә уйлыйбыз, - диде төзүчеләрнең бригадиры Мурат Мусаев, мине объектлар буенча озатып йөргәндә. - Без тәүлек буе эшлибез, дияргә була,монда 30 кеше эшли. Мәктәпнең алгы ягы да үзгәрәчәк, тиздән күрерсез.
Үзгәрешләр турында сөйләгәндә, мәктәпнең гомуми планы дә үзгәрәчәк. Моңа кадәр ашханә подвалда булса, хәзер ул икенче катта урнашачак. Ә иркен калган подвал китапханә һәм актлар залына әйләнәчәк. Моңа кадәр актла залы мәктәптә бөтенләй юк иде.
-Идәннәр дә яраксыз хәлдә. Ә хәзер һәрбер кабинетның идәнен яңа линолеум белән каплыйбыз, коридор идәннәрен кафельле плитка белән бизибез. Әлеге мөмкинлектән файдаланып, мәктәп коллективына рәхмәт әйтәсе килә, алар ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Безнең төзү-монтаң эшләреннән тыш, вакытны ала торган башка эшләр дә бар. Әлеге эшәрне мәктәптә эшләүчеләр башкаргач, безгә дә җиңел, - диде бригадир.
Әйе, төзүчеләр бик зур күләмле эш башкардылар: кабинетларга яңа керү ишекләре урнаштырдылар, плитка белән бизәлгән идән дә матур күренә. Алда билгеләп үткәнчә, Иске Матак мәктәбе, яңа уку елын, укучыларны нигездән ремонтланган һәм танымаслык үзгәртелгән бинада каршы алачак.