РФ Премьер-министры Татарстан башкаласындагы метрополитенны карады. Россия Премьер-министрын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкәләтле вәкиле Михаил Бабич озатып йөрде.
Дмитрий Медведев Казан җир асты тимер юлына “Авиатөзелеш” метро станциясендә төште. “Казметроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфән Галявов, РФ Хөкүмәте башлыгына метрополитен турында сөйләде, эшләп килгән 10 станциянең 3се 2013 елның 9 маенда ачылуын, ә аларны төзү эше Универсиадага әзерлек кысаларында башкарылуын хәбәр итте.
Россия Премьер-министрына пассажирларны тикшерү җиһазын күрсәттеләр, Ә. Галявов сүзләренә караганда, куркынычсызлык буенча, Казан метросы, илдә алдынгылар рәтендә тора.
Дмитрий Медведев пластик карта буенча турникет аша чыкты һәм платформага төште. Монда ул интерактив мәгълүмат стенды сынап карады. Метрополитенның барлык станцияләрендә урнаштырылган әлеге стендларда пассажирларга төрле төрдәге белешмә тәкъдим ителә, бара торган урынга маршрут автоматик рәвештә төзелә.
Машинист кабинасында Россия Хөкүмәте башлыгы “Төньяк вокзал” станциясенә кадәр барды. Монда аңа “Арзан һәм уңай тирәлек” программасы буенча куелган инвалидларны күтәрү механизмын күрсәттеләр.