Бүгенге ТКХка багышланган традицион киңәшмәне, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казанда 2013 елгы Универсиаданы оештыручыларга, республика халкына һәм оештырырга һәм үткәрергә ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерүдән башлады. Рөстәм Миңнеханов фикере буенча, әлеге вакыйгага бик җитди караган команда тырышлыгы, республика халкының ярдәме белән Казанда Универсиада үткәрелде, планлаштырган барлык эшләр дә тормышка ашты. Республика Президенты хәбәр иткәнчә, 2013 елгы Универсиаданы оештыруда актив катнашканнарны бүләкләү чаралары да уйланылачак.
“Бу эштә катнашмаган кеше булмады. Барлык районнар, шәһәрләр дә актив булышты, безнең белән бергә кайгырдылар, бергә шатландылар”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
“Без бу мәсьәләне чиштек”, - диде Рөстәм Миңнеханов. “Шуны ышандырып әйтә алам, барлык субъектлар да монды мәсьәләне чишә алмый – төзү, әзерләү, кабул итү һәм үткәрү. Әлеге вакыйга безнең республиканың потенциалы зур булуы турында сөйли”, - дип аерым билгеләп үтте ул. Шулай ук, республика башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Казанның, Универсиада ярдәме белән алган уңай имиджы, яңартылган башкала – “бу безнең байлыгыбыз”.
Шул ук вакытта, Р. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, алынган югары дәрәҗәне сакларга кирәк. Тагын бер мөһим күренеш булып, милек комплексы сораулары тора. “Файда китерсен өчен милекне дөрес бүлергә кирәк”, - диде ул һәм милек һәм җиһазларның бер өлешен районнарга бүлеп бирү республика җитәкчелеге планында булуын өстәп әйтте.
Барысы да җиңел генә булмады. “Җитешсезлекләр дә булды, аларны тикшерергә кирәк. Билет программасы – бик тиз һәм оператив рәвештә аңлап алсалар да, безнең зур кимчелегебез”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм кимчелекләрне анализларга һәм билгеле бер нәтиҗәләр ясарга кирәклеген билгеләп үтте.
Йомгак ясаганда Татарстан Президенты түбәндәге фикерләрне әйтте: “ Әлеге вакыйгага бөтен кеше бик җаваплы карады. Россия Президенты да, РФ Премьер-министры да югары бәя бирделәр. Бу барыбызның да эше. Бу безнең республикабызның статусы, без үзенчәлегебезне һәм шул ук вакытта Россия Федерациясе, Татарстанның көчен, кешеләрнең яшәү рәвешен, үзара яхшы мөнәсәбәтне күрсәттек. Халыкка зур рәхмәт”.