Рөстәм Миңнеханов җылылык чорына кадәр, тәэмин итеп торучылар алдында булган бурычларны тәртипкә китерергә кушты

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җылылык чорына кадәр, тәэмин итеп торучылар алдында булган бурычларны тәртипкә китерергә кушты. Бүген, ТКХ буенча булган киңәшмәдә, торак фондының  2013/2014 еллар җылылык чорына әзерлек барышын тикшерделәр.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин искәртеп үткәнчә, 11 июль көнне министрлыкта, җылылык чорына әзерлеккә багышланган видеоконференциядә, муниципаль оешмаларга, торак фондның 2013/2014 еллар җылылык чорына әзерлек барышы турындагы мәгълүматны “Торак фонды мониторингы” дип аталган мәгълүмати-аналитик системага тапшыруны тәэмин итүне йөкләнде.

Республика Төзелеш Министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 17 июль көненә, әлеге системага 6383 йорт буенча юдыру актлары, 6307 йорт буенча опрессовкалау акты, 2500 йортның әзерлек паспорты кертелгән.

17 июль көненә, 3600 белем бирү объектының 2198е әзерләнгән ( 61 процент); 1588 сәламәтлек саклау объектының 935е әзерләнгән ( 59 процент); 1988 мәдәният объектының 1331е әзерләнгән ( 67 проценты).

Министр хәбәр иткәнчә, 2652 котелняның 1866сы әзерләнгән ( 70 проценты); 2943,3 км җылылык челтәренең 2052,9 км-ы  ( 69,7 проценты) әзерләнгән.

“Газификация фонды тарафыннан 3548 фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерү буенча эшләр бара. газ, җылылык системаларын  һәм газ җиһазларын монтажлау буенча эшләр 1084 фатирда ( 31 процент) тәмамланган”, - диде ул. Авария-техник запасны тутыру өчен, республика бюджетыннан 80,4 млн. сум бүлеп бирелгән.

Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, республикада булырга мөмкин булган авария һәм гадәттән тыш хәлләрне юкка чыгару өчен, “Татлизинг” ААҖ тарафыннан 10 склад, шул исәптән  гомуми электр көче 1964 кВт булган, 142 автоном дизельгенератор урнаштырылган 6 зона склады формалашкан. Хәзерге вакытта аларның әзерлек һәм техник хезмәт күрсәтү ягы тикшерелә.

Ягулык-энергетика чыганакларын рациональ рәвештә куллануны һәм аларның сыйфатын тәэмин итү Идарәсе мәгълүматлары буенча, ТРда резерв ягулык запасы барлыкка китерелгән: сыек (дизягулык, мазут) – 200,5 мең т, күмер – 57,6 мең т.

Тәэмин итүчеләр алдында булган бурычлар турында сөйләгән, ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, “11 июль көненә без “Газпроммежрегионгаз Казань”га 450 млн. сум бурычлы, шулар арасында җылылык белән тәэмин итүче предприятиеләр – 328 млн., ТКХның киң профильле предприятиеләре – 102 млн. сум”.

“Мондый күрсәткечләр белән без газны җибәрә алмыйбыз. Бурычларны бетерү өчен төрле юллар эзләргә һәм табарга кирәк”, - диде Ирек Фәйзуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International