Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында төзелештә бәя кую буенча Федераль дәүләт мәгълүмат системасының тулыландырылуы сораулары буенча киңәшмә булды. Чараны республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов үткәрде.
Киңәшмәдә «Главсгосэкспертиза» ФАУ, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ, төзелеш һәм юл комплекслары белән шөгыльләнгән оешмалар вәкилләре катнашты.
Киңәшмә кысаларында төзелештә бәя куюның мәгълүмати системасын үстерүнең хәзерге вәзгыяте һәм перспективалары каралды, төзелешнең сметалы һәм бәясен билгеләү буенча ресурс-индекс методына күчү мәсьәләләре буенча фикер уртаклаштылар. Төзелештә бәя куюның дәүләт мәгълүмат системасын үстерүнең хәзерге хәләте һәм перспективалары турында ФАУ «Главгосэкспертиза» вәкиле сөйләде.