ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ягулык чорына әзерлек паспортларын алу буенча башкарыла торган эш турында сөйләде.
Ростехнадзор мәгълүматы буенча 156 җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәрләре оешмасының 145е актлар алган. 8 муниципалитетның 11 оешмасында бу эш дәвам итә.
Министр урынбасары чыгышының ахырында муниципаль берәмлекләр өчен паспортлар алу вакыты – 15 ноябрь, дип искәртте.