Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Минем районым» АКОның Мәскәү шәһәрендәге проект офисы җитәкчесе Бэла Ляув белән очрашу узды.
Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде. Анда шулай ук «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина, Фондның стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе Арина Петрова, ТР Төзелеш министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов һәм торак фонды объектларын эксплуатацияләү һәм территорияләрне төзекләндерү бүлеге башлыгы Айдар Сафин катнашты.
Очрашу барышында Алексей Фролов төбәк Төзелеш министрлыгының Татарстанда гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар, төзелеш, капиталь ремонт һәм реконструкция буенча дәүләт һәм республика программалары эшчәнлеге турында сөйләде.
Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, төбәктә торак, социаль-мәдәни объектлар, инженерлык челтәрләре төзү һәм капиталь ремонтлау программаларын тормышка ашыруда «Татарстан Республикасының инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» (ГУИС) һәм «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» (ТР ДИСУ) заказ бирүчеләр хезмәтенең эше зур роль уйный.
Министрның беренче урынбасары республикада «Безнең ишегалды» президент программасын тормышка ашыруга аерым игътибар бирде. “Өченче ел программа кысаларында йорт яны территорияләрендә ишегалды юлларын ремонтлау яки төзү гамәлгә ашырыла. Утыргычлар, яктырту баганалары, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырыла, чүп җыю мәйданчыгы нормативлары нигезендә төзекләндерелә”, - дип сөйләде ул.
Җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча республика тәҗрибәсе турында Наилә Зиннәтуллина чыгыш ясады. Ул халыкны проект ясаучылар өчен техник бирем нигезен формалаштыруга кертүнең мөһимлегенә аерым тукталды.
«Безнең ишегалды» президент программасы турында тулырак мәгълүмат Арина Петрова чыгышында булды.