Аксубай районы Иске Киязле мәктәбендәге капиталь ремонтның барышы

2013 елның 19 июле, җомга

Җәйге каникул үзенең экваторын узып бара, ләкин әле Аксубай районы Иске Киязле мәктәбенең коридор һәм сыйныфларында кеше уку елына караганда да күбрәк. Монда бинаны капиталь ремонтлау эшләре бара. Әлеге ремонт мәктәпләрне капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында эшләнелә, сметалы бәясе 12 миллион сумнан артып китә.

Мәктәп ачылганнан бирле бинаны беренче тапкыр капиталь ремонтлыйлар. Әлеге мәктәптә соңгы тапкыр февральдә булырга туры килде, ул вакытта актлар залы һәм сыйныфларның тәрәзәләре тышкы яктан өстәмә  рәвештә  пленка белән җылытылган иде. Хәзерге яңа пластик тәрәзәләрне карарга да күңелле. Әле кыш көне генә түшәмдә су аккан эзләр һәм урыны белән кыелып төшкән штукатуркалар күренеп тора иде. Бүген исә түшәмдә булган плитәләр арасындагы эзләргә монтажлау тасмасы ябыштырганнар, грунтлаганнар, тигезләгәннәр, сыйныф һәм коридорлардагы түшәмнәрне урыны белән агартканнар.

-Шуны да әйтми мөмкин түгел, һәрбер яңгыр һәм кардан соң курка идек... Урамдагы явым-төшем спорт залына һәм актлар залына турыдан-туры, сыйныфларга ялганган урыннар аша үтеп керә иде, - диде Иске Киязле мәктәбе директоры Минзөфәр Мөдәрисов.

Иске Киязле мәктәбе – гасырга якын тарихы булган мәктәп. 2015 елның сентябрендә үзенең йөз еллыгын билгеләп үтәчәк. Мәктәпнең туган көненә кадәр әле вакыт бар, ә беренче сентябрь инде якынлаша. Ләкин, директор сүзләренә караганда, уку елы вакытында башланырга тиеш. Капиталь ремонт программасы кысаларында мәктәптәге эшләр сигез юнәлештә бара. Бүгенге көндә тәрәзәләр тулысынча алыштырылган, түбәнең 70 проценты ябылган, бинада санузел урнаштыру эшләре бара ( моңа кадәр бәдрәф урамда гына иде), җылыту системасы монтажлана, бина һәм сыйныф ишекләрен урнаштыру эшләре башланды, чиратта – керү ишекләре, фасад һәм иң соңыннан отмостка булачак. Эшләр бөтен мәктәп буенча гөрли – җылылык батарейларын буядылар, кайбер сыйныфларның диварларыннан буяуны куптаралар, ә кайберләрендәге стеналарны агартып, буядылар инде.  Мәктәп директоры мәктәп буенча һәм хаттә түбәгә дә“экскурсия оештырды”  - бөтен җирдә эш бара.

Ремонттан тыш мәктәптә яңадан планлаштыру эшләре бара – туган як һәм сугыш даны музейлары берләштерелә һәм берсе урынында, капиталь ремонттан соң, каршы як бинадагы балалар бакчасы күчереләчәк. Мәктәп түбәсе астына авыл җирлеге советы күчәр, элекке кебек үк, почта һәм тәртип саклауның терәк пункты булыр , дип планлаштырыла. Финзөфәр Фатыйх улы  сүзләренә караганда, әлеге уку йортын тәмамлаган укучылар мәктәп горурлык кына түгел, беренче ярдәмчеләр дә.

Татарстанда “Үз мәктәбеңә булыш” акциясе старт алды һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов, республиканың предприятие җитәкчеләре һәм халкына мөрәҗәгать итеп, туган мәктәбенә булдыра алган кадәр ярдәм итәргә чакырды. Ә Иске Киязле мәктәбен тәмамлаучыларга мөрәҗәгать тәргә дә кирәк булмады.

-Бездә укып бетергән меценатлар аз түгел, - ди Минзөфәр Мөдәрисов. – Аларның ярдәме бер тапкыр була торган акция белән генә чикләнми. Безгә инвесторыбыз – “Алтэкс” генераль директоры Алмас Заһидуллин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәис Ганиев, авыл җирлеге башлыгы Илшат Заһидуллин, авылдашыбыз Рәис Шакиров, Аксубай эчке эшләр бүлеге башлыгы Салихҗан Сафин, җирле эшкуарлар, авылдан чыгып киткәннәр – Рәхимҗан Мөдәрисов, Ибраһим Мусин, укучыларның ата-аналары ярдәм итә. Һәркемнең ярдәме бәяләп бетергесез. Алар сыйныфларны эчке яктан бизәү өчен кирәк булган төзелеш материаллары белән тәэмин итәләр, мәктәп капкасы яныннан “кызыл юл”ны төзекләндерергә, яңа капка төзергә, обои, буяу сатып алырга сүз бирделәр...

Ә безнең арабызда үзенең мәктәбенә ярдәм иткән кешеләр күпме? Әгәр дә мәктәпне тәмамлаган һәр укучы кечкенә генә өлеш кертсә, йөрәккә якын икенче туган йортыбыз үзгәрер иде. “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе  - беренче адым ясау вакыты. Әле вакыт бар.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International