Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин Луковский урамындагы Ихге Рух гыйбадәтханәсендә күчмә киңәшмә үткәрде. Әлеге чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары В.Н. Кудряшев, “Татинвестгражданпроект” ГУП, “ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе” ГКУ вәкилләре һәм башкалар катнашты. Киңәшмә барышында катнашучылар объектның торышын карадылар һәм реконструкцияләү һәм реставрацияләү сорауларын тикшерделәр.
Казан шәһәре, Луковский урамы, 21 нче йорт буенча урнашкан Изге Рух Гыйбадәтханәсе, ТАССР Министрлар Советының 23.10.1981 елдан 601 нче номерлы карары нигезендә, республиканың мәдәни мирасы объекты булып тора.
Гыйбадәтханә 1731-1735 елларда, сукно мануфактурасы хуҗасы Е.И. Дряблова-Михляева чараларына төзелгән. 1802 елда, оста М.А. Венедиктов тарафыннан,гыйбадәтханәне кирпеч койма белән әйләндереп алына. 1895 елда, койманың көньяк-көнчыгышында, псевдорус стилендә биш гөмбәзле часовня төзелә. 1930 елларда гыйбадәтханә бинасында “Колхозник” кинотеатры һәм көнбатыш һәм бал танцылары була. 1950 елдан – Казан курчак театры. 2012 елда әлеге бина Казан епархиясенә тапшырыла.