Татарстан Төзелеш министрлыгында Тыва делегациясе булып китте

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Тыва Республикасы башлыгы Владислав Ховалыг белән очрашу ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында узды. Чара делегациянең Татарстан Республикасына ике көнлек визиты кысаларында узды. Делегация составында шулай ук Тыва Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Брокерт, Тыва Республикасының икътисадый үсеш һәм сәнәгать министры Айдыс Сат, Тыва Республикасының Мәскәү шәһәрендәге вәкаләтле вәкиле Михаил Новиков бар.

 

Очрашу барышында Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстанның төзелеш комплексын тәкъдир итте. Шулай ук ул региональ Төзелеш министрлыгының һәм заказчы хезмәтләренең эшчәнлеге, Татарстанда төзелеш, капиталь ремонт һәм реконструкция буенча гамәлгә ашырыла торган дәүләт һәм республика программалары турында сөйләде.

 

Владислав Ховалыг Татарстанда торак төзелеше программасын тормышка ашыру белән кызыксынды, аерым алганда, социаль ипотека, микрорайоннарның комплекслы төзелеше проектларын бәяләде.

 

Татарстанга визиты кысаларында Владислав Ховалыг бердәм презентация үзәгендә булды, анда ул Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән танышты, «Салават күпере» микрорайонын һәм мәгариф учреждениеләрен, Иннополис шәһәрен карады.

 

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасарлары Илшат Гыймаев һәм Илнур Нурмөхәммәтов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International