Татарстан муниципаль оешмаларында мәдәни объектлар төзүнең заказчысы – республиканың төп инвестицион-төзелеш идарәсе. 2012 елда старт алган “Авыл клубы” программасы ярдәмендә, республикабызда 46 клуб һәм күп фунцияле үзәк төзелгән. Әлеге исемлектә Баулы районы Александровка авылы да бар.
Васькино Туйралы авылындагы объектның подрядчигы булып, Башкортостан Республикасы Туймазы шәһәренең “Энергостройсервис” җәмгыяте тора. Яңа бина мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пунктыннан торачак. Төзү-монтаж эшләре остасы Салават Хәкимов сүзләренә караганда, әйтелеп киткән учреждение хезмәткәрләре, төзүчеләрдән, эшләрнең барышы белән кызыксыналар. Авыл халкының күбесе читтән генә карап тора. Әлеге төзелеш мәйданы Васькино кешеләренең өчесе өчен генә эш урыны булып тора.
Безнең оешма эшчәнлегендә әлеге объект беренче генә түгел. Баулыда инде без Куйбышев урамы буенча урнашкан 12 нче номерлыйортны, Зиновьев урамы буенча урнашкан 9 һәм 11 нче номерлы йортларны төзедек һәм файдаланунга тапшырдык, - диде Салават Хәкимов. Бүген, ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында, сезнең шәһәрдәге Зиновьев урамында тагын бер өч катлы й орт төзү эше бара. Баулыда эшләвебезгә, бу елның көзендә, өч ел була. Эшләргә, нигездә, авыл халкын чакырабыз. Мисал өчен, әлеге үзәкнең төзелешендә җиде ташчы, алты төрле эштә эшләүче, җиде түбә ябучы катнаша. Шуларның өчесе – Васькиночылар, калганнары Баулы шәһәреннән. Вахта автобусы аларны иртәнге җидедә объектка китерә, эшләрне тәмамлаганнан соң, кичке сәгать дүрттә өйләренә тарата. Без бары тик су кертү һәм электр линияләрен кертү өчен генә Туймазыдан белгечләр чакырырга уйлыйбыз.