Норлат районында яңа ФАП төзелә

2013 елның 22 июле, дүшәмбе

Бу җәйне районда тагын бер модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылачак. Аның адресы – Түбән Норлат. Ачык тонда эшләнгән, шулай ук ерактан көчле кызгылт сары  фронтон күренеп тора. Зурлыгы ягыннан гына үзенчәлекле булып тора. Азнакайның “Байрам” ШЭ подрядчы оешмасы бригадиры И. Бәйрәмов билгеләп үткәнчә, әлеге тиз төзелә торган модульле конструция “уртача” дип атала –83 квадрат метрдан тора.

-63 квадрат метрдан торган “кечкенәләре” дә бар, ә иң зур конструкция – 118 кв. метр, андый зур биналарда мини-поликлиникалар яки участок хастаханәләре урнаша, - диде бригадир.

Мондый конструцияләрне әзерли торган тәҗрибәле җыючылар өчен авырлыклар юк, ни дисәң дә әлеге объект алар өчен 8 нче инде. Моңа кадәр республиканың Зәй, Чистай, Алексеевск, Ютазы районнарында модульле ФАП җыйганнар. Аларның сүзләренә караганда, җыю сыйфаты буенча  зарланучылар әле булмады.

-Модульле ФАПлар чыгарыла башлаганнан бирле үзгәрешләр дә барлыкка килде. Шулай итеп, конструкциянең югары тартмасын коеп тутырылган почмаклар белән чыгаралар. Мондый төр белән эшләргә дә җиңелерәк, җыю өчен дә аз вакыт китә. Ләкин монда әле безнең өчен табигый булып саналган “иске” технология дә бара, - дип уртаклашты Илнур Бәйрәмов.

Мобильлегенә карамастан, яңа Түбән Норлат ФАПында 9 кабинет булачак. Аларның хәзер эчке ягын ремонтлыйлар. Гомумән алганда, конструкцияне җыю өчен 3 атна вакыт кирәк. Мисал өчен, диварлар, түбә, бүлмә тактасын җыю, ишекләрне, тәрәзәләрне урнаштыру өчен аларга 4 көн кирәк булды. Универсаль бригада хәзерге вакытта электр үткәргеч, су, җылылык өчен труба сузу белән шөгыльләнә.

-Әлбәттә, җитешсезлекләр дә булгалый. Ләкин безнең эшебезне комиссия кабул итәчәк, әгәр дә җитешсезлекләр табылса, без аларны шунда ук тезәтәчәкбез, - диде Илнур Бәйрәмов.

Объект әле тәмамланмаган, ә аның янындагы территорияне төзекләндерү эшләре башланды. “Благоустройства пять” такторы керү юлын тигезләде инде.

Яңа буын ФАПларына таләпләр үзенә бер төрле. Объектлар үзләре генә түгел, алар янындагы территорияләр дә тәмамланган рәвештә булырга тиеш. Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү, ремонтлау һәм модернизацияләү программасын тормышка ашыру кысаларында башкарылган эшләрнең сыйфаты турында, атналык республика видеокиңәшмәсендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Наил Шәрәпов фикер алышачаклар. Шулай итеп, видеокиңәшмәдән соң, пәнҗешәмбе көнне, Наил Шәрәпов, “100 меңлек” медпунктлардагы ремонт эшләренең барышы белән кызыксынды. Норлат хастаханәсенең баш табибы Илшат Солтанов хәбәр иткәнчә, аларда эшләр тәмамланган. Ләкин, тагын бер кат, документларны рәсмиләштерү вакыйгасы тәнкыйть зонасына эләккән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International