Көн тәртибендә - төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары

2013 елның 24 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында эшче төркемнең төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча киңәшмәсе булды.

Киңәшмәне Министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы – төзелеш комплексы үсеше идарәсе башлыгы И.С. Гимаев үткәрде. Очрашуда ТР хезмәт, шөгыльлек һәм социаль ярдәм Министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе, Ростехнадзорның  Идел буе идарәсе, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкилләре , шулай ук  төзелеш оешмаларыннан вәкилләр һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Утырыш барышында, төзелеш фирмаларының җитәкчеләре, оешмаларда булган хезмәтне саклау торышы һәм тикшерү барышында ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча эшләнгән эшләр турында сөйләделәр. Россия төзүчеләр Профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасындагы баш техник инспектор П.В. Глебов, ТР төзелеш тармагы эшчеләренең төп һөнәрләре буенча шәхси куркынычсызлык карта-белешмәләрен кертү турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International