Күчемсез милек базарының 2022 елгы тышкы мохит чакыруларына реакциясе -Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында узган «түгәрәк өстәл»нең темасы. Чарада министр урынбасары Илшат Гыймаев, шулай ук республиканың зур төзүче һәм кредит оешмалары вәкилләре катнашты.
Түгәрәк өстәл кысаларында катнашучылар торак тапшыру күләме, шулай ук стимуллаштыручы программалар буенча фикер алышты.
Бүгенге көндә 2 миллион 990 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган. «Фаразлар буенча, бу атнада өч миллион чик узылачак», диде министр урынбасары.
Шулай ук беренчел базардагы вәзгыятькә һәм ташламалы ипотекага аерым игътибар бирелде.
«Беренчел базарда 41 млрд.сумлык кредит бирелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 2,8% ка артык. Ташламалы ипотека буенча дәүләт ярдәме булган очракта мондый темп сакланыр дип ышанам, анда бүгенге көндә уртача процент ставкасы 6,93% тәшкил итә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 0,62% ка ким», - диде Илшат Гыймаев.