Россиядә юридик диктант узачак

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

2022 елның 3-12 декабрендә VI Бөтенроссия хокукый (юридик) диктант узачак. Анда 14 яшьтән гражданнар катнаша ала. Аны юрдиктант.рф рәсми сайтында узарга мөмкин.

Диктант 40 сораудан тора. Тест үтү белән катнашучылар шәхси нәтиҗә белән сертификат алачаклар.

Беренче хокукый диктант 2017 елда узды һәм 55 меңнән артык кешене җәлеп итте.

2021 елда катнашучылар саны миллионга якын иде.

Диктант партнерлары - Россиянең эре иҗтимагый оешмалары, илнең югары уку йортлары, дәүләт хакимияте органнары, илебез бизнесы вәкилләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International