Ел саен үткәрелә торган массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсына йомгак ясалды

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге темаларны иң яхшы яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсына йомгак ясалды.

Конкурсның оештыру комитеты тарафыннан журналистлардан һәм телеканаллар, радиостанцияләр, матбугат чаралары, мәгълүмат агентлыклары коллективларыннан һәм Татарстанның челтәр (интернет) басмалары коллективларыннан кабул ителгән 211 мәгълүмати материал каралды.

Конкурс җиңүчеләре билгеләнде:

«Татарстан Республикасында телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында ипотека кредиты базарын үстерү буенча иң яхшы материал» номинациясендә - «Татарстан-24» ТК коллективы;

«Басма массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстан Республикасында ипотека кредиты базарын үстерү буенча иң яхшы материал» номинациясендә «Ватаным Татарстан» республика газетасы журналисты Динә Гыйләҗиева;

«Телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында Татарстан Республикасында ишегалларын, паркларны һәм скверларны төзекләндерү турында иң яхшы материал» номинациясендә «Саба дулкыннары» ТРК коллективы;

«Басма массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстан Республикасында ишегалларын, паркларны һәм скверларны төзекләндерү турында иң яхшы материал» номинациясендә - «Казанские ведомости» газетасы редакциясе корреспонденты Владимир Дынник;

«Телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау турында иң яхшы материал» номинациясендә «Мөслим/Мөслим» ТРК коллективы;

«Басма массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау турында иң яхшы материал» номинациясендә - «Казанские ведомости» газетасы редакциясе корреспонденты Дмитрий Смирнов;

«Телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар төзелеше турында иң яхшы материал» номинациясендә - «Эфир – Чаллы» телеканаллары һәм радиостанцияләре корреспонденты Светлана Фәрдиева;

 «Басма массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар төзү турында иң яхшы материал» номинациясендә «Татмедиа» АҖ филиалы «Кайбыч таңнары» газетасы редакциясе журналисты Минһаҗис Сөнгатуллин;

«Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объеТелеканаллар һәм радиостанцияләр арасында Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт турында иң яхшы материал» номинациясендә «ЮВТ-24» телекомпаниясе коллективы;

«Басма массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау турында иң яхшы материал» номинациясендә - «Сарман»газетасы редакциясе коллективы;

«Телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эш турында иң яхшы материал» номинациясендә - «Нурлат»ТРК коллективы;

«Басма масскүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге эш турында иң яхшы материал» номинациясендә -Татарстан РБК нәшрияты журналисты Татьяна Ренкова;

«Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү темасы буенча телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында иң яхшы материал» номинациясендә –«Яңа Гасыр» ТРК корреспонденты Алия Хәйретдинова;

«Басма массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү темасы буенча иң яхшы материал» номинациясендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы күзәтүчесе Наталья Рыбакова;

«Басма массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында Татарстан Республикасында архитектура-төзелеш проектлау өлкәсендәге казанышлар турында иң яхшы материал» номинациясендә - «Kazanfirst» басмасы журналисты Алия Резванова.

Конкурста катнашкан өчен барысына да рәхмәт белдерәбез. Коллегаларыбызга һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International