2022 елның 7 декабрендә Казанда «Ачык ишекләр көне» узачак, анда коммуналь түләүләр, торак законнары һәм ТКХ өлкәсендә гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр алырга мөмкин.
Әлеге очрашу Халыкара инвалидлар көненә багышланган. Кабул итүне Татарстан Республикасы буенча Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе вәкилләре һәм «Татарстан Республикасының ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге» ассоциациясе белгечләре алып барачак.
Адрес: Казан шәһәре, Лобачевский ур., 10в, 4 подъезд.
Үткәрү вакыты: 10:00-13:00