Татарстан Президенты Казан үзәгендә төзелеп килүче берничә объектны карады

2013 елның 24 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге төзелеш мәйданнарында булды. Аны республика Прокуроры Кафил Әмиров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, Казан башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин озатып йөрделәр. Зоя Космодемьянская урамында, Рөстәм Миңнехановка, төзеләчәк 6 катлы йортның проектын тәкъдим иттеләр. Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева сүзләренә караганда, әлеге яңа бина, шәһәрнең бу өлешендәге төзелешнең күренешенә туры килеп торачак. Татарстан Президенты әлеге фикер белән килеште. Рөстәм Миңнеханов төзүче компаниягә, Космодемьянская, 10 урамы буенча, ягъни төзеләчәк бинаның каршысында урнашкан агач йортларны да яңартырга тәкъдим итте – республика Президенты фикеренчә, әлеге агач йорт архитектура истәлеге булып тормаса да, уеп ясалган  бизәлеше белән аерылып тора һәм ул яңартуга мохтаҗ. Космодемьянская урамында, “Свей” фирмасы тарафыннан төзелеп килүче аз катлы торак йортны төзү мәйданында, Татарстан Президенты, беренче ел гына төзелми торган, озакка сузылган төзелешләрнең күп булуына зарланды. Архитектор массивлы бинаны визуаль “җиңеләйтә” торган фасад вариантын тәкъдим итте. ТР Президенты, үз чиратында, төзүчегә  йорт әйләнә-тирәсендәге территорияне төзекләндерергә кушты. Рөстәм Миңнеханов, әлеге төзелеш мәйданы янында урнашкан, Казанның иң мөһим архитектура үрнәкләренең берсе булган Варвара Дружинина йортында да булды. ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова сүзләренә караганда, хәзерге вакытта йортның бүрәнәләре сүтелгән һәм аны төзекләндерәләр, тиздән ул үзенең элекке урынына кайтарылачак,  ул урында подваллы яңа бетон нигез эшләнеп бетә инде. Мөштәри, 14 урамы буенча урнашкан йортның төзелеш мәйданында, республика Президентына, төзелешнең тышкы ягын бизәү вариантларын тәкъдим иттеләр. Үз вакытында җимерелгән агач йортлар урынына, аларның тышкы ягына охшаган, бер катлы биналар барлыкка килер, ә 4 катлы офис бинасы квартал эченә күчерелер дип көтелә. Түбән Кабан күле ярларында, ТР Президенты, төзелеп килүче “Мунча утары” күңел ачу комплексын карады. Рөстәм Миңнеханов, алгы ягы күлгә караган әлеге бинаның бик үк матур булмаган архитектурасына игътибар итте, һәм төзүче компаниягә, яр буендагы тышкы ягын матурлатырга, шулай ук шәһәр халкы йөрер өчен төзекләндерергә кушты.Тикшерүнең соңгы пункты булып, Себер трактында урнашкан яшыгыч медицина ярдәме Хастаханәсенең иске бинасы торды. 7 нче шәһәр хастаханәсе базасында яңа ашыгыч медицина ярдәме Үзәген ачканнан соң, иске бина буш калды һәмТатарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фаррахов бүген, Батурин урамындагы онкология хастаханәсен, шулай ук Япеевадан онкогинекологияне һәм Нагорная урамыннан поликлиниканы күчерү тәкъдимен яңгыратты. Әлеге учреждениеләр шәһәрнең үзәгендә, иске биналарда урнашкан һәм алар күчерүгә мохтаж. Шул ук вакытта БСМП бинасы да ремонт таләп итә. Рөстәм Миңнеханов бүген, проектчыларга сәламәтлек саклау Министрлыгы белән бергә, күчерү проектының бәясен билгеләргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International