Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының яңа урынбасары итеп Элеонора Әбүбәкерова билгеләнде. Тиешле документка ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
«2022 елның 5 декабреннән Әбүбәкерова Элеонор Хәлил кызын Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазыйфасына билгеләргә», – диелә документта.
Белешмә өчен:
Элеонора Әбүбәкерова Пермь өлкәсе, Барда районы Үдик авылында туа. 2001 елда Пермь дәүләт университетын тәмамлый.
1998-1999 елларда “Интерлизинг” АОЗТ менеджеры, Казан шәһәре;
2001 – 2010 елларда Россия Саклык банкының 1664 нче Оса бүлегенең универсаль өстәмә офисының юридик затларга һәм операция секторы бюджетларына исәпләү-касса хезмәте күрсәтү секторы контролер-операторы, кредит бирү буенча инспектор, физик һәм юридик затларга хезмәт күрсәтү секторы башлыгы, Казан шәһәре;
2010 – 2013 елларда муниципаль район башлыгы урынбасары, финанслар һәм җир-мөлкәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы, Пермь крае Барда муниципаль районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары;
2013 – 2020 елларда “Татарстан Республикасының газлаштыру, энергияне сак тоту технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды” ДКУ генераль директоры урынбасары, Казан шәһ.;
2020 – 2022 “Татарстан Республикасының инженерлык челтәрләре баш идарәсе” ДКУ генераль директоры урынбасары, Казан шәһәре;
2022 елның 5 декабреннән - Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары.
Икътисад фәннәре кандидаты.