Рөстәм Миңнеханов Биектау бистәсендә футбол манежын ачу тантанасында катнашты. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин озата йөрде.
Биектау районының «Эверест» футбол манежы универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика программасы кысаларында төзелгән. Ябык футбол манежларын төзү республика программасы буенча алып барыла. 2020 елдан республикада шундый 12 объект ачылды, шул исәптән 6сы - агымдагы елда.
Шулай ук видеоконференцэлемтә режимында Буа һәм Минзәлә шәһәрләрендә футбол манежлары ачылды.