Россиядә файдалануга тапшырылган торакның гомуми мәйданының 5,3%ы Татарстанга карый. Әлеге күрсәткеч буенча регион Мәскәү белән бер баскычта тора. Торак төзүнең иң күп күләме Мәскәү өлкәсендә (10%) тормышка ашкан, Краснодар краенда файдалануга тапшырылган торакның күләме 7,5% тәшкил итә.
Исемлекне Төмән өлкәсе һәм Башкортостан дәвам итә – һәрберсендә 4,5%, Ростов өлкәсендә – 3,7%, Ленинград өлкәсендә – 2,5%, Белгород өлкәсендә – 2,4%, Ставрополь краенда – 2,2%. Россия Федерациясенең әлеге субъектларында, Россиядә файдалануга тапшырылган торакның гомуми мәйданының яртысыннан күбрәге төзелгән.
2013 елның беренче яртысында барлыгы гомуми мәйданы 22,6 млн. кв. метр булган 278,2 мең фатир файдалануга тапшырылган, әлеге сан алдагы елның әлеге чорына 107,6% тәшкил итә (2012 елның I яртысында 21,0 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылган, 2011 елның I яртысына 101,7%) дип хәбәр итә Росстат.