Өч ел эчендә 3 меңнән артык гаилә отышлы шартларда күчемсез милек сатып ала алды. Бирелгән кредитларның гомуми суммасы 6,8 млрд сум тәшкил иткән, ә уртача ипотека кредиты - 2,6 млн сум.
РСХБның Татарстан төбәк филиалы мәгълүматларына караганда, авыл ипотекасы кысаларында Лаеш, Яшел Үзән, Питрәч, Биектау, Тукай һәм Арча районнары аеруча популяр.
Авыл ипотекасы буенча кредит алу шартлары булып, потенциаль заемчыга 21 яшькә җитү, шулай ук Россия Федерациясе территориясендә даими яки вакытлыча теркәү тора. Татарстан Республикасы территориясендә күчемсез милек объекты сатып алганда кредитның максималь суммасы 3 млн сум тәшкил итәчәк, гаилә парлары өчен кредит күләме 6 млн сумга кадәр арттырылырга мөмкин. Кредитны 25 елга кадәр рәсмиләштерергә була, беренчел взнос – 10%.