Алабуга районында башкарма комитетның яңа бинасы ачылды

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Алабуга районында Костенеево авыл җирлеге башкарма комитетының административ бинасы ачылды.

Бер катлы бинада хезмәткәрләрнең эше һәм халыкны кабул итү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Яңа төзелештә авыл җирлеге башлыгы кабинеты, бухгалтерия, архив, санузел, котельный урнашкан. Шулай ук уңайлы мохит каралган. Фасад силикон кирпечтән ясалган.

Бинаның гомуми мәйданы -97 кв.метр. Заказ бирүче — «ТР ГИСУ», генераль подрядчы - «Татлизинг»ТР ДУП булды.

Ачылышта район башлыгы Рөстәм Нуриев административ бина төзелешендә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм аның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган дәүләт программасы кысаларында төзелүен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International