“Алабуга” ППТ ҮИЗда төзелешнең агымдагы сорауларын тикшерделәр

2013 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Бүген “Алабуга” ППТ ҮИЗда подрядчы оешмалар катнашында үткән киңәшмәдә “Алабуга үзенчәлекле икътисади зонаның инфраструктура объектларын төзү сораулары турында фикер алыштылар. Әлеге чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык урынбасары Аляшев Ю.Л. үткәрде.

Хәзерге вакытта генераль подрядчылар “Камгэсэнергострой” ААҖ һәм “Трест Камдорстрой” ЯАҖ тарафыннан, икенче чираттагы ҮИЗнең инженер, транспорт һәм социаль инфраструктура объектларында төзү-монтаж эшләре бара. Агымдагы елдан алып бүгенге көнгә кадәр 1 732,2 млн. сум үзләштерелгән, шул исәптән “Камгэсэнергострой” ААҖ – 1 491, 6 млн. сум, “Трест Камдорстрой” ЯАҖ – 219,9 млн. сум, “Строитель” ҖЧҖ – 20,7 млн. сум.

“Камгэсэнергострой” ААҖ тарафыннан Ш-9 автоюлы буенча, шулай ук М-7 автоюлы буендагы челтәрләр участогында яңгыр канализациясе һәм суүткәргеч челтәрләре урнаштыру эшләре тәмамланып килә.”Синергия” автокомпонентлар паркын төзүдә эшләр тулы көченә бара, бүгенге көндә әлеге паркта 1 388 т. металл конструкциясе  (90%) ремонтланган, профнастил урнаштыру эшләре башланган, суүткәргеч һәм хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрләрен урнаштыру эше башкарыла. Эре энергетика объектлары РП-1.2 һәм ГПП-3не төзү дәвам ителә. Хәзерге вакытта субподрядчы оешма “Гидроэлектромонтаж” ҖЧҖ тарафыннан РП-1.2 ячейкасының металл конструкциясе һәм җиһазлары монтажлана. “Гидропромжилстрой” ҖЧҖ тарафыннан кабель каналы урнаштырыла. ГПП-3тә трансформаторларны монтажлау буенча эшләр тәмамланган, ОРУ җиһазлары монтажлана.

Субподрядчы оешмалар “Газоблокстрой” ҖЧҖ һәм “ДСК КМК – 2” ҖЧҖ тарафыннан коттедж бистәсенең торак йортлары монтажлана. Бүгенге көндә 26 йорт монтажланган. “Газоблострой” ҖЧҖ  шулай ук, “Алабуга” ҮИЗ белгечләре өчен 64 фатирлы торак йорт төзү эшләрен башкара. “Камгэсгражданстрой” ҖЧҖ  инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган махсуслашкан мәктәп төзи.

“Трест Камдорстрой” ЯАҖ тарафыннан Ш-9 автоюлына асфальт салу һәм вертикаль планировка ясала.

Киңәшмәдә шулай ук, подрядчы оешмалар тарафыннан, төзү-монтаж эшләре вакытында куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәү сораулары тикшерелде. Заказ бирү чегенераль подрядчы оешмалар “Камгэсэнергострой” ААҖ һәм “Трест Камдорстрой” ЯАҖнең хезмәтне саклау хезмәткәрләре белән бергә, көн саен, төзү-монтаж эшләре вакытында хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы, табигатьне саклау законнар җыелмасы таләпләрен үтәүне тикшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International