Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Тыва Республикасы делегациясе вәкилләре булды. Делегация составында Тыва Республикасы Хөкүмәтенең Комплекслы социаль-икътисади үсеш департаменты башлыгы Сауле Томочакова, Уран Канзываа төзелеш министры урынбасары Буян Монгуш, «Госстрой заказ» ТР ДКУ директоры Экер Биче-оол бар.
Очрашу ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ринат Абдуллин, Владимир Кудряшев, Илнур Нурмөхәммәтов катнашында узды. Кунакларга территорияләрнең комплекслы үсеше, аерым алганда, КФЙның яңа объектларын төзү, коммуналь, инфраструктура, территорияне төзекләндерү, инфраструктуралы бюджет кредиты бирү механизмнары турында мәгълүмат бирелде.
Очрашу барышында «ТР ГИСУ» ГКУ һәм «ТР ГУИС» ДКУ заказчылары хезмәтләре вәкилләре республикада бердәм заказчы эшен норматив-хокукый җайга салу турында сөйләделәр, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән хезмәттәшлек принципларын яктырттылар.