Бүгенге көндә Түбән Камада 7 канализацион-насос станциясенең КНС-2 (Ахтубинский ур,2б) тулысынча реконструцияләнгән һәм КНС-5тә (Вокзальная, 38) эшләр дәвам итә. Әлеге реконструкция вакытында, иске канализацион-насос җиһазларын югары техник таләпләргә җавап биреп, субүлгеч системасы процессының эффективлыгын арттырырга гына түгел, аны автоматик эш режимына күчерергә мөмкинлек бирүче заманча җиһазларга алыштыру эше эшләнелә.
Чума торган заманча канализацион насослар, канализацион-насос станциясе машинисты тарафыннан һәрвакыт контрольдә тотуны таләп итмиләр, техник процесс һәм туктаусыз эшне автоматик идарә системасы тикшереп тора, әлеге система барлыкка килгән кимчелек турында диспетчер хезмәте телефонына SMS-хәбәр җибәрә һәм мондый ысул җитешсезлекне тиз арада юкка чыгарырга ярдәм итә. Канализацион-насос җиһазларын реконструкцияләү берничә баскыч буенча башкарыла: иске җиһазларны демонтажлау, бетон түшәмә каплау, чума торган заманча насослар урнаштыру, җибәрү-көйләүавтоматик системасын урнаштыру һәм эшләтү. Бу бик күп көч, вакыт таләп итә торган һәм күләмле эш, ләкин шуңа да карамастан, шәһәрнең субүлгеч системасы гадәти режимда эшләвен дәвам итә, чөнки рекострукция вакытында резервуарларга вакытлыча эшли торган насослар куела, шуңа күрә әлеге хезмәтнең сыйфаты, шәһәр халкы өчен алыштыргысыз булып тора.
Шуны да әйтеп узарга кирәк, субүлгеч челтәре Түбән Кама структурасының иң кирәкле элементы булып тора. Аның төп эше – канализацияләнә торган территориядән пычрак агымны җыю һәм аларны чистарту корылмаларына алып бару. Әлеге функияне ышанычлы башкару шәһәрнең нормаль яшәеше өчен мөһим күренеш булып тора.