Татарстанда федераль программа кысаларында 114 объект ремонтланды

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Татарстанда капиталь ремонтның республика һәм федераль программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Министр билгеләп үткәнчә, агымдагы ел  капиталь ремонт һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча 9 федераль программа кысаларында барлык объектлар да тәмамланган. Бу 5 млрд 261 млн сумлык 114 объект.

Капиталь ремонт буенча 29 республика программасының 2 мең 627 объекты булган 28 программа тәмамланган. Соңгы стадиядә бер программа һәм аңа керүче 2 объект бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International