2013 елның 17-18 октябрь көннәрендә “Измайлово” ДКда ( Мәскәү), “Торак һәм коммуналь хуҗалык реформасы: тармакны тариф ягыннан тәртипкә китерү” дигән Бөтенроссия гамәли семинар үткәреләчәк, оештыручы булып, “Открытый Диалог” Компанияләр Төркеме тора.
РФ Хөкүмәте ТКХ өлкәсендәге тарифны тәртипкә салу сорауларына зур игътибар бирә. 2012-2013 елларда, әлеге юнәлешне тәртипкә сала торган күп кенә яңа норматив-хокук актлары кабул ителде. Аерым алганда, 2012 елның ахырында Президент Владимир Путин,ТКХ хезмәтләренең озак сроклы тарификациясен кертүче федераль законга кул куйды. Әлеге закон коммуналь комплексны оештыру өчен өстәмә мөмкинлек тудырачак, тармакка инвестиция җәлеп итү һәм торак һәм коммуналь өлкәне реформалаштыру буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыру өчен көчле стимул бирәчәк.
Шуңа күрә Семинар кысаларында делегатлар РФ Президенты тарафыннан куелган таләпләргә туры килеп, ТКХ предприятиеләрен эшкә ничек әзерләргә кирәклегенә өйрәнәчәкләр. Моннан тыш, алар хакимият федераль органнарыннан,тармакны тәртипкә сала торган норматив-хокук базасындагы соңгы үзгәрешләр турында аңлатма алачаклар һәм шулай ук, оешма җитәкчесе җаваплылыгындагы һәр төп зона буенча иң яхшы практикалар белән таныша алачаклар.
Чарада катнашу өчен су канализациясе комплексы предприятиеләре, Россия һәм СНГ илләренең идарә итә торган торак компанияләренең җитәкчеләре һәм белгечләре, җылылык энергетиклары, ТКХ белән идарә итә торган региональ һәм муниципаль орган вәкилләре, региональ энергетик комиссия, ТЕҮ өлкәсендәге иҗтимагый һәм профессиональ оешмалар, ассоциацияләр һәм берләшмәләр чакырылган. Семинарның беренче көнендә “ТКХ өлкәсендә дәүләт тариф сәясәтенең сыйфат ягыннан үзгәрүе һәм аның тармак функцияләнүенә тәэсире” дигән тематик секция үткәреләчәк. Программаның әлеге пункты кысаларында торак-коммуналь комплекс тарифы формалашуында дәүләтнең роле, ТКХта тариф барлыкка килү өлкәсенең үсеш динамикасы – иң мөһим үзгәрешләрне күзәтү, 2013 елда торак һәм коммуналь хуҗалыклардагы хезмәтләрнең бәя барлыкка килү үзенчәлеләре һәм башкалар турындагы сораулар тикшереләчәк.
Икенче көндә берничә тематик секция эшләячәк:
“Торак һәм коммуналь сектордагы аерым сораулар”
“Базарда катнашучылар арасындагы бәхәсләрне чишү һәм конфликтларны тәртипкә салу тәртибе һәм юлы”
Катнашучылар тармак законнар җыелмасы, региональ инициативалар һәм Россиянең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иң яхшы проектлар буенча иң актуаль мәгълүмат алачаклар. Әлеге эш торак-коммуналь хуҗалык белән идарә итә торган региональ һәм муниципаль орган вәкилләренә, тармак эшен, РФ Президенты сәясәтенә туры килеп, ягъни максималь эффективлык һәм сыйфат юнәлешендә төзергә мөмкинлек бирәчәк.
Оештыру комитеты белән элемтәгә керү:тел.:(495) 287-88-77; факс: (499) 922-12-02
e-mail: orgcom@od-group.ru