“Белемле кулланучы мәктәбе” Россиядә иң яхшыларның берсе

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының ТКХ контроле Россия Федерациясе субъектларында «Белемле кулланучы мәктәбе» федераль партия проекты координаторлары форумы кысаларында  «Актив позиция һәм торак мәгарифе системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен» мактау грамотасы алды.

«Бердәм Россия» партиясенең «Белемле кулланучы мәктәбе» проекты Татарстанда 2014 елдан бирле тормышка ашырыла һәм Россиядә һәрчак иң яхшы унлыкка керә.

Проект кысаларында ТР ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль региональ үзәге тарафыннан Казан укучылары өчен «Йорт» уены, «ЖЭКА» уены буенча ел саен үткәрелә торган кибертурнир, республика халкының торак грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән укыту семинары һәм актив яшәүчеләр белән очрашулар кебек зур чаралар гамәлгә ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International