Дәүләт экспертизасы оешмаларының VIII Бөтенроссия киңәшмәсе узды

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Мәскәүнең Төзелештә багланышлар һәм коммуникацияләр үзәге мәйданчыгында дәүләт экспертизасы оешмаларының VIII Бөтенроссия киңәшмәсе узды.

Чарада РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Сергей Музыкенко, «Главгосэкспертиза России» ФАУ башлыгы Игорь Манылов, Россия экспертизалар Ассоциациясе идарәсе рәисе Леонид Ставицкий, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ директоры Рафар Шакиров катнашты.

Киңәшмә кысаларында эксперт ярдәме һәм консалтинг институтлары үсеше, бәя билгеләү һәм сметалы нормалаштыруны җайга салу, проектларга экспертиза өчен циффрлы мохитне үстерү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя билгедәү идарәсе» ДАУ директоры Рафар Шакиров үзенең докладында мәгълүмати модельләштерү системасы, төзелеш комплексы практикада аның өстенлекләрен тойгач, тулысынча эшли башлаячак, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International