Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев «Ломмета» компанияләр төркеме вәкилләре белән очрашты.
«Ел саен Татарстанда төзелеш һәм капиталь ремонт буенча 40ка якын республика программасы гамәлгә ашырыла, күп кенә социаль объектлар төзелә. Республикада гражданлык төзелеше объектларының нәтиҗәлелегенә, ныклыгына һәм иминлегенә карата таләпләрнең артуын исәпкә алып, заманча алдынгы технологияләр белән кызыксыну да арта», - дип билгеләде Владимир Кудряшев.
Очрашу барышында инженер системаларын, тиз төзелә торган биналарга пыяла кую, проектлау һәм монтажлауның югары технологияле ысуллары тәкъдим ителде.
Оешма вәкилләре үз продукцияләренең куркынычсызлыгы турында инновацион характеристикалар күрсәтте.
Чарада шулай ук төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сәгъдәтуллин, архитектура һәм шәһәр төзелеше Идарәсе башлыгы Асия Таҗетдинова, төзелеш технологияләре бүлеге башлыгы Оксана Модина, ТР Спорт министрлыгы, «ТР ГИСУ» ДКУ вәкилләре, әйдәп баручы проект институтлары һәм төзүчеләр катнашты.