ТР Төзелеш министрлыгында «Иң төзек торак пункт» бәйгесе призерларын бүләкләделәр

2022 елның 16 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасын министрның беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде.

Конкурсның максаты - хисап елында төзекләндерү һәм ТКХ тармагын үзгәртү мәсьәләләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән республика муниципаль берәмлекләренең торак пунктларын билгеләү. Иң төзек торак пунктка конкурс җиде номинация буенча үткәрелә. Шулай ук төзекләндерү буенча иң яхшы оешма, иң яхшы ТМШ һәм Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча иң яхшы оешмасы сайлана.

Җиңүчеләр муниципаль берәмлекләргә кергән Татарстан Республикасы бюджетыннан премия фонды акчалары хисабына акчалата премия ала.

Бүләкләү тантанасы ахырында Алексей Фролов җиңүчеләрне һәм призерларны  якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм барысына да иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International