Татарстанда 1 млн. 272,7 мең кв. метр торак, яки еллык бурычның 53,1% файдалануга тапшырылган

2013 елның 29 июле, дүшәмбе

2013 елның 26 июль торышына Татарстан Республикасында 1 млн. 272,7 мең кв. метр торак, яки еллык бурычның 53,1% файдалануга тапшырылган. Әлеге сан узган ел күрсәткеченең 107,8% тәшкил итә. Бу хакта бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, торак төз, шул исәптән социаль ипотека буенча торак төзү сорауларына багышланган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, әлеге чара, традицион рәвештә, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте. Шулай итеп, Росстат нәтиҗәләре буенча, 2013 елның беренче яртысында, Татарстан Республикасы 1 млн. 199,8 мең кв. метр торак күләме белән, Россия Федерациясе субъектлары арасында 3 нче урын алып тора. Социаль ипотека программасына килгәндә исә, 26 июль торышына, 133 йорт арасыннан гомуми мәйданы 204,8 мең кв. метр булган, 3 мең 608 фатирга исәпләнелгән 63 йорт файдалануга тапшырылган, әлеге сан планның 53,4% тәшкил итә. Социаль ипотека программасының 70 объекты буенча йортларның әзерлек дәрәҗәләре түбәндәгечә: әзерлекнең югары дәрәҗәсендә 36 тора, әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә 34 объект тора. Программаның  3 объектында эш җитештерү графигыннан 5% артта калу күзәтелә. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Казанда социаль ипотека буенча йортлар төзү өчен билгеләнгән мәйданнарда, Татарстан Республикасы территориясе буенча сузыган  югары тизлекле магистраль (ВСМ) төзү өчен кулланылырга мөмкин. Социаль ипотека кысаларындагы төзелеш өчен яңа мәйданнар эзләргә кирәк. Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча, соңгы ике атна эчендә республикада гомуми мәйданы 3322 кв. метр булган 4 торак йорт файдалануга тапшырылган, әлеге йортлардан 23 ветеран фатир алачак. 384 ветеран өчен 103 йорт төзү эше дәвам итә. Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, сентябрьдә республикага билгеләнгән ветераннарның торак шартларын яхшырту өчен чаралар килү көтелә. Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов, районнарда спорт мәйданнарын төзү эшләрен тизләтергә кушты, шулай ук, спорт мәйданнарын төзү өчен чаралар билгеләнгән булуын искәртте. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бүген 14.00дән 16.00гә кадәр, Каенлыкта, спорт мәйданнары үрнәкләре күргәзмәсе оештырыла, башкарма комитет җитәкчеләре вариантларны сайлап алачак. Рөстәм Миңнехановка, шулай ук, 2011-2014 елларга ТРда хокук бозуны профилактикалау Комплекслы программа буенча участок полиция хезмәткәрләре өчен хезмәт торагы төзү турында да хәбәр иттеләр. Республикада 39 муниципаль оешмада, участок полиция хезмәткәрләре өчен барлыгы 82 торак йорт төзү планлаштырыла. Шулардан, ДТФ бүлеп биргән чараларга, 21 муниципаль оешмада 21 йорт (барлык объектларда да эшләр башланган инде); республика бюджеты бүлеп биргән чараларга – 18 муниципаль оешмада 18 йорт; муниципаль оешмаларның үз чаралары хисабына – 37 муниципаль оешмада 43 йорт төзеләчәк. Татарстан Президенты, муниципаль районнарда төзелгән социаль-мәдәни объектларны файдалануга тапшыру соравына җитдиерәк карарга кушты. Ул хәбәр иткәнчә, район авыл клублары куланылмавы яки тулысынча кулланылмавы, түгәрәкләр булмавы турында сигналлар, шул исәптән социаль челтәрләр аша да хәбәрләр килүен хәбәр итте. Сайлап алып ткшерү дә бу хәбәрләрнең дөреслеген раслады. Әгәр дә район башлыкларына клуб яки башка социаль объект кирәк түгел икән, әлеге объектларны башка муниципаль оешмада төзергә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International