Татарстан Төзелеш министрлыгында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә ел саен үткәрелә торган массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов тапшырды.
Журналистлар белән очрашу барышында Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, хәзерге елның 11 ае нәтиҗәләре буенча без Идел буе федераль округында лидерлыкны саклап калдык һәм торак төзелеше буенча Россия Федерациясенең барлык төбәкләре арасында алтынчы урында торабыз.
«Без инде ике ел рәттән үз рекордларыбызны куябыз: 2021 елда республикада 3 млн 11 мең кв.м. торак фонды файдалануга тапшырылган.
Ә 2022 елда инде 3 млн 92 мең «квадрат» тапшырылган, ягъни планнан 12% ка күбрәк», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Эшнең зур блогы – ул 44 республика программасын,
6 дәүләт программасын һәм 8 илкүләм проектен тормышка ашыру.
Алексей Фролов ассызыклаганча, республика программасы төзелеш линиясе буенча 899 объект тормышка ашырылган, капиталь ремонт линиясе буенча 2 651 объект тормышка ашырылган. Шулай ук 6 дәүләт программасы һәм 8 илкүләм проект кыссаларынды 119 объект төзелеш линиясе буенча тормышка ашырылган, ә агымдагы елда капиталь ремонт буенча 114 объект гамәлгә ашырылган.
«Һәм, әлбәттә, «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру турында әйтмичә булмый. Быел без 1 212 йорт яны территориясен ремонтладык һәм төзекләндердек», - дип билгеләп үтте Алексей Фролов.
Бүләкләү тантанасы ахырында Алексей Фролов җиңүчеләрне котлады һәм барысына да Яңа елда уңышлар теләде.