«Созидание и развитие» ММЧ VII Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү озайтылды

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Конкурста катнашырга федераль, региональ һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шулай ук РФ төзелеш секторы һәм торак-коммуналь комплексы темаларын яктыртучы журналистлар чакырыла.

Конкурс 10 номинация буенча үткәрелә.

2021 елның 1 октябреннән 2022 елның 31 декабренә кадәр эфирга чыккан  телевизион һәм радиосюжетлар, мәгълүмати, аналитик һәм яңалыклар материаллары кабул ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы киләсе елда Мәскәүдә узачак.

Конкурста катнашырга гаризалар www.смиконкурс.рф. сайтта интерактив теркәү формасын кулланып электрон рәвештә кабул ителә.

Конкурсны уздыруга һәм материаллар бирү шартларына кагылышлы сорауларны түбәндәге адреска җибәрергә мөмкин: smikonkursrf@yandex.ru

Конкурс шартлары белән РФ Төзелеш министрлыгы сайтында тулырак танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International