2022 елда йомгаклау утырышында Бердәм цифрлалы экспертиза платформасын үстерү буенча эшче төркем белгечләре «Экспертиза календаре» сервисын БЦЭПка кертү мөмкинлеге турында фикер алышты.
Россиянең баш дәүләт экспертизасының “Киләчәк экспертизасы 5.0” белем бирү проектында катнашу кысаларында сервис концепциясен «Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм «Дәүләт экспертизасы үзәге» Санкт-Петербург ДАУ вәкилләреннән торган төркем эшләде.
Әлеге “Әкспертиза календаре” виджетын булдыру экспертиза үткәрү барышы турында мәгълүматны бары тик экспертиза эше номерын гына белеп, оператив рәвештә алу мөмкинлеге бирәчәк, шулай ук вакытлы метрика буенча экспертиза хезмәткәрләренә мөрәҗәгатьләр санын киметәчәк һәм мәгълүмати ачыклыкны 17,6% тан 90% ка кадәр арттырачак.