2023 елда Татарстанда 44 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырылган

2022 елның 23 декабре, җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында 2023 елга республика программаларын формалаштыру мәсьәләләре каралды.

Утырышны ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Ленар Вәлиев үткәрде.

Татарстан Республикасында 2023 елга республика программаларын формалаштыру мәсьәләләре буенча доклад белән министр урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов чыгыш ясады.

Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 2023 елга Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан 44 республика программасы расланган, үз эченә капиталь ремонт һәм иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү буенча гомуми суммасы 52 млрд. сумнан артык булган 3572 объектны ала.

“Иң масштаблы программалар мәгариф оешмаларын төзү һәм капиталь ремонтлау, ятим балаларны торак белән тәэмин итү, КФЙга капиталь ремонт ясау, “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыру өлкәсендә планлаштырылачак”, - дип хәбәр итте министр урынбасары.

Иҗтимагый совет эшендә шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, «Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директорының архитектура буенча киңәшчесе Илдус Әсәдуллин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссия әгъзасы Ирек Закиров, ТР торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Төбәк иҗтимагый контроль үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International