Татарстанда капремонт өлкәсендә 29 республика программасы тулысынча тормышка ашырылган, алар 2651 объектны үз эченә ала. Финанслау күләме 24 млрд 618 млн сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Моннан тыш, агымдагы елда капиталь ремонт эшләре 9 федераль программа кысаларында башкарылды, аларга 114 объект керде. Бу ел лимитлары кысаларында алар буенча эшләр (5 млрд 261 млн сум) тулысынча тәмамланган.
Агымдагы атнада подрядчылар соңгы программаны төгәлләделәр - стационар сәламәтлек саклау объектларына капиталь ремонт ясадылар – Чистай һәм Нурлат районнарында хастаханәләр тапшырылды.