2022 елның ноябрендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 98,8% тәшкил итте. Бу узган ел күрсәткечләреннән 1,3% ка артыграк. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
“Агымдагы елның гыйнвар-ноябрь айларында узган елның шул ук чорына карата түләүләр җыю 0,4% ка арткан һәм 99,1% тәшкил иткән. Уртача еллык дәрәҗә 99,3% тәшкил итте, бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,3% ка югарырак”, - дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.
Алексей Фролов сүзләренчә, электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше 70,3% ка җиткән. Шул ук вакытта районнар бу өлештә төрле күрсәткечләр күрсәтә. 7 муниципаль районда электрон түләүләр өлеше әле яртысына да җитмәгән. 26 районда онлайн-операцияләр проценты 50 дән 70,3% ка кадәр. 12 муниципаль берәмлек республика буенча уртача күрсәткечтән артты.