Алексей Фролов Яңа ел каникуллары вакытында коммуналь өлкәнең авариясез эшләве турында сөйләде

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта министрның беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте, ул Яңа ел каникуллары вакытында халыкның комплекслы иминлеген һәм торак-коммуналь сфераның өзлексез эшләвен тәэмин итү чараларына багышланган иде.

Алексей Фролов сүзләренчә, күп фатирлы йортларны җылылык белән тәэмин итүгә аерым игътибар биреләчәк. «Министрлык җирле үзидарә органнары һәм ТКХ предприятиеләре белән берлектә барлык әзерлек эшләре башкарылды, техник чаралар да әзерләнде», - дип ассызыклады ул.

ТР Төзелеш министрлыгында мөрәҗәгатьләргә һәм мөмкин булган аварияләргә оператив җавап бирү максатында диспетчерлык хезмәтенең тәүлек буе эшләве оештырылды. Министрның беренче урынбасары журналистларга диспетчерлык хезмәте номерын искә төшерде: (843) 231-14-10.

Белешмә өчен:

Республикада торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү 1 мең 328 оешма тарафыннан башкарыла, шул исәптән:

- 1 мең 207 оешма торак хезмәтләре күрсәтә (УК, ТМШ, ТТК);

- 48 оешма - су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу хезмәтләре;

- 35 оешма җылылык белән тәэмин итү хезмәтләре;

- Су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү хезмәтләрен күрсәтүче 36 күп тармаклы җитештерү предприятиесе;

- 2 оешма-каты коммуналь калдыклар белән эш итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International